Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиягә эшлекле сәфәре кысаларында Төркиянең дин эшләре министры Мәхмүт Гермез белән очрашты. Рәсми очрашу вакытында Төркия министры Татарстанны Исламның Идел-Урал үзәге дип атады. Шулай ук ул Камил хәзрәтне мөфти булып сайлануы белән котлады һәм республикага тынычлык, татулык теләде. Шунысын искәртәсебез килә, Мәхмүт Гермез татар рухи-дини мирасын өйрәнгән дин әһеле.
Татарстан делегациясе Төркиянең дини эшләр министрлыгы тәҗрибәсе, эшчәнлеге белән танышты.
Төркиягә сәфәре вакытында Камил хәзрәт Әнкараның заманча итеп салынган яңа мәчетендә дә булды. Әлеге мәчет кечкенә бер шәһәрне хәтерләтә. Биредә кибетләр дә, фонтаннар да , хәтта мәчет астында машиналар куяр өчен урын да бар. Мәчет 40 меңгә якын кеше сыйдырышлы.
Төркиянең Вакф оешмасы исә Татарстаннан килгән кунакларга махсус кичке аш оештырды. Әлеге чарада вакф эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9548