“Хузур” нәшрият йорты “Ан Ниса” дип исемләнгән мөселман порталын булдырды. Әлеге сайт: www.annisa-today.ru нигездә мөслимәләргә багышланган. Биредә иманга, хиҗабка, әни булуга, гаиләгә, балаларга, медицинага, туклануга кагылышлы һәм башка күп сандагы темаларга язмалар укырга мөмкин.
Сайтка кызыклы мәгълүматлар урнаштыралылачак. Укучыларга үз фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә каралган.