Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 18-23 август көннәрендә дини өлкәгә кагылышлы эшчәнлек тәҗрибәсен өйрәнү ниятеннән Төркиягә эшлекле сәфәр кыла.
20 августта хәзрәт дөньяның иң бай китапханәләреннән саналучы "Сөләймания" китапханәсендә булды.
Камил хәзрәт фикеренчә, әлеге китапханәдә Әбу Хәнифәнең моңа кадәр нәшер ителмәгән “Китабы җәннәт” (“Китабу рай”) дип исемләнгән кулъязмасы сакланырга тиеш. Кульязма урта гасырларда ук югалган санала. Китапханә хезмәткәрләре Камил хәзрәткә кульязманы табарга тырышачакларын әйттеләр.
Китаплар караганнан соң Камил хәзрәт библиотека җитәкчесе Гомәр Кузгун белән очрашты. Алла боерса, ТР МДН төрек белгечләре белән берлектә иске-татар рухи мирасы ядкарләренең электрон нөсхәсен тулыландырачак һәм тәрҗемә итәчәк.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мәгълүматлары буенча, татар дини рухи мирасын тәшкил итүче гарәп, татар, госман, фарсы телләрендәге китаплар саны 30 меңнән дә ким түгел.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9501