Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 19 августта Мамадыш районының “Рәхмәт” мәчете имамнары Алфит хәзрәт Җамалетдинның (1976 елда туган) һәм Исмәгыйл хәзрәт Гаяновның (1963 елда туган) фаҗигале төстә мәрхүм булуы сәбәпле туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Дин әһеле буларак алар, зур җаваплылык хисен тоеп, җиңел булмаган имамлык вазыйфасын намус белән башкардылар. Юл буенда урнашкан мәчеттә эшләү дәверендә йөзләгән сәфәрчеләргә изге сәфәрләр теләп догалар кылдылар һәм аларга ярдәм кулы сузып рухи терәк булдылар.
Бу югалту Татарстан мөселманнары күңеленә тирән хәсрәт булып уелды.
Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак.
ТР МДН мәрхүмнәрне күмү чыгымнарын үз өстенә ала.