15 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә республика дини мөселман уку йортларында бердәм уку стандарларын әзерләүче эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мәдрәсә җитәкчеләре, нәзарәтнең укыту бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Дин әһелләре, мөгаллимнәр мәдрәсәләрдә мәҗбүри укытылырга тиешле уку әсбаплары һәм үрнәк уку планнары турында сөйләштеләр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шәкертләр өйрәнергә тиешле уку әсбаплары исемлегенә хәнәфи мәзхәбе буенча классик татар дин әһелләре китапларын кертү һәм укыту планнарын Укыту-методик берләшмәнең тәкъдимнәрен истә тотып эшләү кирәклеген ассызыклады.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9451