Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр советы рәисе урынбасары Азат Фәттәхов белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин да катнашты.
Чәй табыны артында узган әңгәмә вакытында мөфти кунакларга республикада мөселманнар арасындагы вәзгыять турында сөйләде. ТР МДНнең дәүләт структуралары һәм төрле дин вәкилләре белән хезмәттәшлеге хакында мәгълүмат җиткерде.
Башкортстаннан килгән кунак үз чиратында мөфтигә җылы кабул итүе һәм Татарстанда динара мөнәсәбәтләрне кору тәҗрибәсе белән таныштырганы өчен рәхмәтен җиткерде.