13 августта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган дин белгече Рәшит хәзрәт Исаевны “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге белән таныштырды. Дин әһелләре нәшрият йортының интернет-радио һәм "Online Medrese" әзерләнә торган эш бүлмәләрен карадылар. Онлайн-мәдрәсәдә укытылачак китаплар инде бүлмәдәге китап киштәләренә тезелгән. Интернет-радио һәм онлайн-мәдрәсә озакламый, көз көннәрендә ачылыр дип көтелә.
Шулай ук Рәшит хәзрәт район мөхтәсибләре белән очрашты. 13 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан имам-мөхтәсибләр өчен махсус дини укулар оештырылды. Әлеге дини укуларны Россиянең танылган дин белгече Рәшит Исаев алып барды. Рәшит хәзрәт гакыйдә буенча сорауларны шәрехләде. Мөхтәсибләр галимгә үзләренең дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын бирә алдылар.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9426