Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Кол Шәриф мәчетендә уздырды. Намаз алдыннан ул биредә Дагыстан кунаклары – “Нәшидел-Ислам” төркеме белән очрашты. Әлеге төркем бүген Камал каршында үтәчәк Ураза бәйрәме концертында катнашачак. Камил хәзрәт төркем җырчыларына татар түбәтәйләре һәм “Хузур” нәшрияты нәшер иткән “Адабы” һәм “Акыда Ат-Тахавийя” китапларын бүләк итте.
Кунаклар мөфти һәм мәчеткә җыелган халык белән бергә җомга намазын укыдылар.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9381