Зәй районының Аксар авылы кешеләре 30 көн дәвамында авыз ачтырырга чиратка язылганнар. Көн саен авыл мәчетендә ифтарлар уздырыла, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов. Үткән еллардан аермалы буларак, быел ифтар уздырырга теләүчеләр саны күпкә арткан.
Хәзрәт сүзләренә караганда, Рамазан аенда районда дини эшчәнлек тукталып тормый. Сармашбаш авылында яңа иман йортына нигез салынган. Зәй шәһәре Иске Зәй бистәсендә исә мәчет буларак файдаланыла торган тарихи йортка манара кую эшләре бара. Манара проекты әзерләнгән.