3 августта республиканың Бөгелмә районында яңа мәчет манарасына ай куелды. Төзелеп килүче мәчет Бөгелмәнең “Подлесная” дип аталган яңа бистәсендә урнашкан. Район имам-мөхтәсибе сүзләренә караганда, ул җирле халык көче белән икенче елын салына һәм аны 2014 елда ачарга ниятлиләр. Ай кую бәйрәмендә район имамнары, хакимият вәкилләре, төзелештә катнашучылар, җирлектә яшәүчеләр катнашкан.
Яңа ай куелган мәчет Бөгелмә районындагы 15 нче иман йорты булып санала. Моннан тыш тагын ике мәчет төзелеше алып барыла.