8 августта Ураза бәйрәме уңаеннан Балтачта балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм оештырыла. “Балтач” хәләл индустриаль паркы каршындагы мәйданда бәйрәм кысаларында балалар өчен уеннар, мәдәни чаралар үткәрелә. 2000 кешегә җитәрлек итеп 5 казанда пылау әзерләү дә көтелә.
Ураза бәйрәмгә багышланган мондый хәйрия бәйрәме Балтачта быел икенча тапкыр уздырыла. Узган ел җирлектәге төрле эшкуарлар ярдәме белән ул бик күркәм булып узган иде. Шуңа күрә аны быел да оештырырга һәм кунакларны республика күләмендә чакырырга дигән карарга килгәннәр.
Бәйрәм чарасы сәгать 11.00дән 17.00гә кадәр дәвам итәчәк.