Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының 20 июньдә кабул иткән карары буенча агымдагы елда зәкәт түләү өчен нисаб күләме - 120 000 сум, фитыр сәдакасе күләме - әгәр бодайга бәйләп санасак 50 сум, ә хөрмә һәм йөземгә бәйләп санасак 300 сум. Шулай итеп фитыр сәдакасе күләме: 50-300 сум. Фидия сәдакасе күләме: 100-150 сум.
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Фитыр Рамазан аенда Ураза гаетенә кадәр бирелергә тиеш. Шулай ук аны Ураза гаете намазыннан соң тарату да дөрестер. Тулырак мәгълүмат биредә: http://dumrt.ru/tt/node/9288 (Нәрсә ул фитыр сәдакасы һәм аны ничек бирергә?)
Зәкят
Бу хакта тулырак мәгълүмат биредә: http://dumrt.ru/tt/node/9232 ("Зәкят турында")