29 августта Буа мәдрәсәсе Ислам мәдәни үзәге белән берлектә зур ифтар ашы уздырды. Әлеге ураза тотучыларны һәм җирлек халкын, кунакларны җыйган мәҗлестә динебез кыйммәтләре турында сөйләнелде, мөселманнар үзара дустанә әңгәмә кордылар. Мәдрәсәдә узган чарага 150гә якын кеше килгән иде. Алар арасында Ислам мәдәни үзәге, Чуашстан Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәре һәм башкалар бар иде.
Шуны да әйтергә кирәк, мәдрәсәдә Рамазан дәвамында Төркиядән килгән ике Коръән-хафиз хәтем чыга, ягъни Коръән укыйлар. Әлеге күркәм күренеш күңелләргә иман нуры өләшә. Шулай ук Буадагы өч мәчеттә, моннан тыш шәхси өйләрдә җирле халык даими ифтарлар оештырып, дини мәҗлесләр уздырып килә.