Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте балалар йортларында тәрбияләнүче 50 балага ифтар-мәҗлесе уздырды. Моннан тыш нәзарәтнең ярдәм һәм хәйрия бүлеге балаларны яңа ачылган “Ярдәм” мәчете, күзләре күрмәүче мөселманнарның укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштырдылар. Шулай ук аларга татарларның дини гореф-гадәтләре хакында сөйләделәр һәм сабыйларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/9236