30 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәт вәкилләре Мәскәүдә ифтарда булдылар. Мөфти белән бергә аның урынбасаралары Нияз хәзрәт Сабиров, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин резиденциясендә оештырылган очрашуда, Мәскәү Мемориаль мәчете каршында Рамазан шатрын тантаналы төстә ачуда катнаштылар. Шулай ук Татарстан мөфтие Мәскәүдә тагын берничә эшлекле очрашу уздырды.
Рамазан аенда Мәскәүдә шатыр кору традициягә әверелде. Шатырны ачу тантанасында кунакларны, ифтарга җыелган халыкны шәех Равил хәзрәт Гайнетдин рамазан белән котлады. Аннары сүз ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Камил хәзрәт җыелган халыкка Татарстан сәламен җиткерде һәм Рамазан ае, ураза тоту фәзыйләтләре турында сөйләде.
“Редиссон” кунакханәсендә Камил хәзрәт Төркия илчесенең дин эшләре буенча киңәшчесе Фәхри Саглык белән очрашты. Мөфти Фәхри әфәнде белән ТР МДН белән Төркия илчелеге арасында мәгариф, рухи мирасны торгызу өлкәсендә хезмәттәшлек итүне җайга салу турында килештеләр.
Соңрак Камил хәзрәт “Хәләл” стандарты халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов белән әңгәмә корды. Бу очрашуда сүз Россиядә хәләл индустрияне үстерү, хәләл туклануны популярлаштыру хакында барды. Шулай ук нәзарәтнең “Хәләл” комитеты белән, “Хәләл” халыкара үзәге арасында хезмәттәшлек итү юллары барланды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/9224