Узган җомгада мөфти Камил хәзрәт “Карабаш тәҗвиде” белән данлыклы Бөгелмә районы Карабаш авылында булды. Камил хәзрәт иң беренче чиратта 5000ләп кеше яши торган зур бистәнең иске мәчетен карады, биредә икенде намазын укыды. Шулай ук ул урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, авыл имамы Илгиз хәзрәт Мирзаянов һәм башка дин әһелләре белән бергә бабаларыбыз тарихын искә төшерде. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә.
Бөгелмә районы Карабаш авылында, “Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан бер рухи мирасы булып тора. Камил хәзрәт алга таба тәҗвидне яңа татар әдәби теленә күчереп бастыру, шулай ук аңар аңлатма-шәрех нәшер итүгә бәйле ният барлыгын әйтте.
Дин әһелләре авылдагы яңа төзелә торган мәчет нигезенә дә дога кылдылар. Аннары Бөгелмә районы үзәк мәчетендә ифтар ашында катнаштылар. Ифтар вакытында мөфти динебез, халкыбыз өчен тырышып эшләргә чакырып, район имам-мөхтәсибенә һәм имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырды. Бүгенге көндә Бөгелмәдә 13 мәхәллә санала. Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җирлек белән таныштырып: “Аллага шөкер, барлык мәчетләребездә ифтарлар уздырыла. Үзәк мәчеткә көн дә 200гә якын кеше җыела. Авыз ачуларда яшьләр дә, картлар да катнаша. Шунысы сөендерә, яшьләр өлкәннәргә карата аерым бер хөрмәт белән карыйлар һәм ифтарлар бик күркәм уза”, - диде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9208