23 июльдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә ТР МДН хезмәткәрләре яшь имамнар эшчәнлеге белән танышу максатыннан республика районнарына бардылар. Рөстәм хәзрәт белән бергә дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, “Зәкят” хәйрия фонды директоры Илнур Вәлиев тә яшь имамнар билгеләнгән авылларда булдылар, аларга дини эшчәнлек алып баруда киңәшләрен бирделәр. Әлеге чара мәдрәсәләрне тәмамлаучыларның республика мәчетләренә эшкә җибәрелүе уңаеннан уздырылды.
Нәзарәт вәкилләре түбәндәге районнарда булдылар:
Лаеш районы, Кирбә авылы (бирегә имам булып “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Йосыф (Ринат) Йосыпов юлланды);
Яҗа Чишмә районы Тубылга авылы ( Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган Фәннүр Кәримов юлланды);
Бөгелмә районы Сугышлы авылы (Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган Ирек Мәкъсутов юлланды);
Бавлы районы Чүти авылы ( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Рәсим Садыйков юлланды) .