Удмуртиянең “Заря” компаниясенә хәләл ризыклар җитештерүне раслаучы ТР МДН каршындагы “Хәләл” комитеты таныклыгы тапшырылды. Комитет вәкилләре даими рәвештә компания эшчәнлегенә күзәтчелек итеп, үзара хезмәттәшлек алып барачаклар.
“Заря” оешмасы 1997 елдан бирле ит ризыклары җитештерә. Оешма җитәкчесе Фәрит Вәлитов сүзләренә караганда, биредә беркайчан да эш тукталып тормаган. Хәләл ризык җитештерү теләге күптәннән туган, әмма оешманы гамәлгә куючыларның барысы да риза булмый. Хәзер “Заря” гаилә бизнесы. Фәрит Әнәс улы хәләл ризык җитештерергә тулысынча күчәргә карар кылган. Биредә эре оешмалардан аермалы буларак кечкенә цехларда казылак әзерләүдә табигый ысуллар кулланыла. Мәсәлән, алар итне ясалма төтен файдаланып ысламыйлар. “Бездә ризык җитештерү бик табигый. Шул сәбәпле ризык тәме дә аерыла, өйдә пешерелгән төсле”, - ди директор Фәрит әфәнде.
“Заря” үзенең ризыкларын Иҗауда, шулай ук Казан, Пермь, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим итәргә ниятли.