Түбән Кама шәһәрендә өч мәхәллә эшләп килә. Шәһәрнең 11,12,13,14 микрорайоннары мөселманнары йөри торган өченче мәхәллә Гагарин урамында урнашкан. Биредә алты ел инде мәчет төзелеше алып барыла. Бүгенге көндә мәхәллә халкы көче белән мәчет тирә-ягы тәртипкә салына, ихата тотыла. Мәчеткә йөрүче кайберәүләр иң кызу көннәрдә дә, уразаларын өзмичә биредә эшлиләр.
Төзү эшләре тәмамланмаса да, рамазан аенда мәчет эченә келәмнәр җәелде, дип хәбәр итәләр Түбән Камадан. Авыз ачулар мәчет подвалында, ашханә булырга тиешле урында үткәрелә. Һәр көнне ифтарга 150-200 кеше җыела. Җәмигъ мәчетендәге кебек үк биредә дә тәравих намазы укыла. Тирә-як микрорайоннардан җыелучыларга үз мәчетләреннән өйләренә кайту якынрак та, җиңелрәк тә.