Казанның Кабан арты мәчете 3 августта 2000 кешегә исәп тотылган ифтар ашы уздыра. Ифтарга Казанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр чакырылган инде.
Чара кысаларында балалар өчен конкурслар уздырылачак, мәчет әзерләгән фильм күрсәтеләчәк. Вәгазь сөйләп җәмәгать намазы укыгач барлык килүчеләр өчен ифтар ашы була.