Кукмара районы Өркеш авылы “Мәдинә” мәхәлләсендә 1 июньнән якын-тирә авыллардан җыелган 15 балага әдәб-әхләк, башлангыч дини белем бирү дәресләре оештырылды. 20 июньнән Казаннан, Әлмәттән килүчеләр өчен “Әниләр-бәбиләр” лагере эшләде. Бу көннәрдә 5-12 яшьлек балалары белән килгән әниләр дә, әбиләр дә дини белем алдылар, болын-тауларда йөрделәр, җиләк җыйдылар, спорт белән шөгыльләнделәр. Бүгенге көндә авылда дәгъвәт эше алып барыла. Мәчет төзелеше бара.
1 августтан 15 яшьтән өлкән мөслимәләр өчен лагерь эшләячәк. Лагерьга барырга теләүчеләрне Казанда “Гадел” мәчете янында сәгать 9:00 дә автобус көтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 6430583.
11 августта Рамазан ае хөрмәтенә зур бәйрәм – мөселманнар җыены үткәрелә. Мөнәҗәтләр, спорт ярышлары, конкурслар оештырылачак.
Мәхәлләдә җәй буе практикага кайткан “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге КЮММ шәкерте Равил Галимов лагерь эшләрен оештыруда зур тырышлык куя, дип хәбәр итә мәдрәсә мөгаллимәсе Фәния ханым Җәләлиева.