Бүген нәзарәтнең хәйрия һәм яшьләр бүлекләре “Хәләл” комитеты, “Зәкят” фонды белән берлектә “Татлы Рамазан” дип аталган чара үткәрделәр. Мөселманнар Бауман урамына чыгып, Казан кунакларына һәм казанлылырга рамазан ае, ураза тоту саваплары хакында сөйләделәр. Шулай ук алар рамазан аена багышланган буклетларны тараттылар, хөрмә җимеше белән сыйладылар.
Фотогалерея: http://www.dumrt.ru/node/9049