12 июльдә Универсиада авылында Универсиадада катнашучы мөселманнарга Татарстан мөфтие исеменнән Коръән китаплары (Казан басмасы) бүләк ителде. Изге китапларны 40ка якын катнашучыга биредә имам булып торучы Исмәгыйл хәзрәт Зыятдинов тапшырды. Чарада нәзарәт вәкилләр, спортчылар, кунаклар катнашты. Кунаклар арасында Малайзия, Пакыстан, Үзбәкстан һәм гарәп илләреннән килүчеләр бар иде.
Универсиада кунаклары башта Кол Шәриф мәчетендә булдылар, җомга вәгазен тыңладылар һәм намаз укыдылар. Бу көнне мәчеттә җомга вәгазен мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде.