Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Универсиада авылын карады. Белгәнебезчә, бу авыл Казанда узачак Универсиада кунакларын, спортчыларны кабул итәчәк.
Камил хәзрәт Универсиада авылына хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен булдырылган гыйбадәт бүлмәләрен карау максатыннан килде. Мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылган, дини китаплар белән тәэмин ителгән намаз бүлмәләре нәзарәт ярдәмендә әзерләнде.
Камил хәзрәт 13 мең кеше өчен төзелгән Универсиада авылына имам итеп Исмәгыйл хәзрәт Зыятдиновны билгеләде. Исмәгыйл хәзрәт Малайзия Ислам университетын тәмамлаган, инглиз, гарәп, рус һәм татар телләрен белә.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8863