19 июньдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Нурлат районындагы мөселман лагеренда булды. Лагерь урман эчендә, элеккеге пионер лагеры урынында урнашкан. Биредә Нурлат районының төрле авылларыннан 40 бала ял итә.
Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре балаларга Коръән могҗизалары, ислам кыйммәтләре, үрнәк сыйфатлар турында сөйләделәр. Моннан тыш мөнәҗәтче Ильяс Халиков һәм РИИ студенты Ходҗазот Мөстәкыйм мөнәҗәтләр, нәшитләр башкардылар.
Чара ахырында мөфти урынбасары, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм бүлек хезмәткәре Тимергали хәзрә Юлдашев балалар өчен махсус викторина үткәрделәр. Алар Мөхәммәт Пәйгамбәргә (сгв), Ислам нигезләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Җиңүчеләргә нәзарәт исеменнән бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашкан Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов Казаннан килеп, балалар белән очрашкан хәзрәтләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Шуны да әйтергә кирәк, нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бирегә балалар белән шөгыльләнер өчен җибәрелгән иде. Лагерь 30 июньдә тәмамлана.