Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан” халыкара аэропортында булды. Мөфти биредә мөселманнар өчен махсус әзерләнгән гыйбадәт бүлмәсен карады. Намаз бүлмәсе 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада алдыннан ачылачак.
Камил хәзрәт намаз бүлмәсен карагач һәм андагы шартлар белән танышкач Аллаһы Тәгаләдән әҗер-саваплар сорап дога кылды.
Шуны да әйтергә кирәк, дөнья күләмендә күп аэропортларда намаз бүлмәләре бар. Намаз бүлмәләрен булдыру кунакларга уңайлыклар тудыру санала.
Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/8809