Чаллы шәһәре мөхтәсибәте шәһәрнең ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Хәйрия” пансионаты бинасында 2013 елның 24 июненнән 7 июльгә кадәр һәм 8 июльдән 21 июльгә кадәр үтәчәк җәйге лагерьга 10-17 яшьлек ир балаларны кабул итә.
Лагерь программасында түбәндәгеләр каралган:
- кызыклы спорт һәм интеллектуаль уеннар;
- экскурсияләр;
- дин-әхлак дәресләре;
- туклану (4 тапкыр).
Районнардан килгән һәм 14 яшен тутырган балаларга тору мөмкинлеге бар.
Лагерьга урнашу өчен кирәкле документлар: ата-анадан гариза, медицина белешмәсе № 079/У, медицина полисы, паспорт. Белешмәләр өчен тел.: (8552) 46-15-91; 89272491938.