Казанның “Әниләр” мәчете Россия ислам университеты белән берлектә җәй башында балалар өчен сабантуй оештыра. Дини уку йортлары мөгаллимнәре балалары 2 июньдә Нагорный бистәсендәге Каенлыкка җыелачак. Чарада балаларга төрле уеннар оештырылачак, шулай ук бәйрәм табыны әзерләнер дип көтелә.
Кечкенә мөселманнарга мондый төр сабантуй быел инкенче тапкыр уздырыла. Сабантуй сәгать 10.00дә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 251-50-50, 277-93-78.