Россия ислам университеты ТР МДНнең «Хәләл” стандартлар комитеты һәм “Тест Татарстан” республика сертификация методик үзәге белән берлектә Универсиадага хезмәткәрләр әзерли. 2013 елның 10 июненнән “Бәхетле”неңПавлюхина урамында урнашкан укыту үзәгендә “Хәләл системасы: теория һәм тәҗрибә” дип аталган курслар башланды. Курсларда “Бәхетле” һәм «Фуд Сервис Универсиада» оешмалары технологлары үзләренең белемнәрен күтәрәләр.
“Исламда тыелган ризыклар” дигән темага беренче дәресне РИУның ислам хокукы мөгаллиме Илмир Хисамов үткәрде. Шулай ук РИУ укытучысы Рөстәм Нургалиев, “Хәләл” комитеты рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин хәләл сөт-май, кондитер ризыклары һәм тавык ите продуктлары әзерләүгә кагылышлы лекцияләре булды. Технологларга хәләл ит әзерләүгә кагылышлы фильмнар күрсәтелде.
Курслар тәмамланганда тыңлаучылар өчен махсус тест үткәреләчәк. Тест нәтиҗәләре буенча сертификатлар биреләчәк.