9 июньдә Казанда Мөселман яшьләре фестивале башланды. Әлеге чарада Россиянең 20 төбәгеннән 100дән артык яшь мөселман катнаша. Фестиваль тантаналы төстә Кол Шәриф мәчетендә ачылды. Тантанада яшьләрне Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм фестивальнең уңышлы үтүен теләде. Чараны нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов алып барды.
10 июньдә Нияз хәзрәт Болгарда, “Регина” кунакханәсендә фестиваль делегатларына татарлар тарихында һәм мәдәниятендә диннең роле турында сөйләде. Кунакханәнең икенче залында дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән һәм фән хакында сөйләшү алып барды.
Фестиваль яшь мөселманнары берләштерү, алар арасында элемтәләр урнаштыру һәм аларны татарларның тарихы, рухи байлыгы белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шул максаттан аның кысаларында нәзарәт вәкилләре, дин әһелләре, галимнәр белән очрашулар, семинарлар үткәрү каралган. Хәләл туклану, көн саен биш вакыт намаз уку, мөселман кинолары карау һәм башкалар күздә тотылган.
Фестиваль Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Идел” яшьләр үзәге, ТР Президенты эчке сәяси эшләр буенча департаментының дини оешмалар белән эшләүче идарәсе ярдәмендә үткәрелә.