3 июньдә Баулының “Гали” мәчетендә имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта имам-мөхтәсиб Исмәгыйл Биккинин үткән айдагы эшләргә нәтиҗә ясады. Мәчетләрне теркәү, имамнарның шәһадәтнамәләр алуы, җылылык сезонына әзерлек турындагы сораулар тикшерелде.
Шулай ук имамнар агымдагы елда “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы ярдәмендә хаҗ кылу тәртипләре белән таныштылар.
Утырыштан соң һәр имамга Коръәннең Рабит Батулла тәрҗемәсе таратылды.