29 майда ТР МДНдә Габдулла хәзрәт Әдһәмов җитәкчелегендә Голәмәләр шурасының беренче утырышы үткәрелде. Беренче җыелышта шураның яңа әгъзалары белән танышу булды һәм 2013 елга шураның эшчәнлеге тикшерелде. Якын арада Рамазан ае башлану көнен билгеләү, зәкят турында положения әзерләү, мөселман кинофестивале фильмнарына рецензия ясау, мәдрәсәләргә бирелгән дини китапларга күзәтү ясау турында килештеләр. Шулай ук халыктан, нәзарәт бүлекләреннән килгән сорауларга җавап бирү каралды.