Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кукмара районында булды. Рөстәм хәзрәт Кукмараның үзәк мәчетендә мөфти Камил хәзрәт исеменнән имамнарга дини вазыйфаларын раслаучы шәһадәтнамәләр һәм нәзарәт значокларын тапшырды. Шәһадәтнамә барлыгы 70 имамга бирелде.
Әлеге чарада районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, җирле хакимият вәкилләре дә катнашты.
Рөстәм хәзрәт шәһадәтнамәләрне тапшырганда имамнарны актив дини эшчәнлек алып барырга, халык арасында вәгазьләрне күбрәк сөйләргә, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә чакырды. Имам кеше үз җирлегендә ислам кыйммәтләрен җиткерүгә һәм мәхәлләнең рухи яктан нык булуына җаваплы икәнне искә төшерде.