21 майда Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм дәгъват бүлеге хезмәткәре Разиф хәзрәт Фәтхуллин Менделеевск шәһәрендәге унынчы төзәтү колониясендә булдылар. Алар колония мәчетендә хөкем ителгән мөселманнар белән очраштылар. Шулай ук мәчет каршындагы китапханәгә Ислам турындагы яңа китаплар бүләк ителде.
Разиф хәзрәт күптән түгел Кама арты төзәтү колонияләрендәге мөселманнар белән эшләүгә җаваплы итеп билгеләнде.