22 майда Яшел Үзән районы имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова, район хакимияте вәкилләре, җирлектәге имамнар катнашты. Чарада дин әһелләре районда дини эшчәнлек алып бару, имамнарны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
Җыелышта Рөстәм хәзрәт имамнарны мөфти Камил хәзрәт һәм нәзарәт исеменнән сәламләде, дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Шулай ук ул Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинга имам-мөхтәсиб вәкаләтен раслаучы шәһадәтнамә тапшырды. Шәһадәтнамә дүрт елга бирелде.