18 июньдә Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә «Аклыкка илтә юллар» дип аталган театральләштерелгән хәйрия концерты уздырыла. Билетлар Казанның “Кабан арты”, “Ризван”, “Салихҗан” мәчетләрендә сатыла. Билет бәясе – 300 сум. Билетларны сатудан кергән акча ике яшьлек Камил Әлимовны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Шулай ук Кабан арты мәчетендә 24 майда җомга намазыннан соң сабыйны дәвалау өчен сәдака җыю оетырыла. Бу хакта Кабан арты мәчете имам-хатыйбы хәбәр итте, дип яза “Татар-информ.