16 майда нәзарәттә укыту-методик берлекнең эш төркеме мөселман дини мәгарифенең бердәм стандартларын эшләү һәм гамәлгә кертүгә кагылышлы җыелыш үткәрде. Утырышта, Татарстан мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, мәдрәсә директорлары, Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.
Җыелышта катнашучылар укыту программасы дәрәҗәләре турында сөйләштеләр. Беренче дәрәҗә – башлангыч дини белем бирү, икенче – урта һөнәри дини белем бирү, өченче – югары һөнәри дини белем бирү дәрәҗәсе. Урта һөнәри дини белем бирү дәрәҗәсе үзе өчкә бүленә: башлангыч, төп, югары.
Һәр дини уку йорты-мәдрәсә урта һөнәри белем бирү буенча лицензиягә ия, әмма аларның программаларында аермалыклар күзәтелә. Сәгатьләр саны, уку вакыты төрле. Әлеге үзенчәлекләрне исәпкә алган башлангыч, төп, югары белем бирү дәрәҗәсе стандартын булдыру мөһим.