Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов килде. “Казан” халыкара аэропортында дәрәҗәле кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Әхмәтҗан Есимов эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә “Кол Шәриф” мәчетендә булды. Дәрәҗәле кунакны “Кол Шәриф” мәчете белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды. Камил хәзрәт рәсми вәкилләргә мәчет тарихы, аның күркәм яклары, шулай ук Татарстан мөселманнары турында сөйләде. Очрашу дәвамында Татарстанның дин өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8434