16 майда мөфтияттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Президиум һәм Пленум утырышлары үткәрелде. Рәсми чараларда ТР МДНнең Президиум вәкилләре, имам- мөхтәсибләр, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы әгъзалары, рәсми кунаклар катнашты. Утырышларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.
Пленум утырышында Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасының яңа составы ачыкланды, шулай ук “Хузур” нәшрият йортын булдыру мәсьәләсе һәм башка нәзарәт эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды. Моннан тыш имамнарны “Зәкят” хәйрия фондының яңа җитәкчесе белән таныштырдылар. “Зәкят” фонды генераль директоры итеп Вәлиев Илнур Илдус улы билгеләнде.
Утырышта “Хәләл” стандартлар комитетының еллык хисабы да тыңланды. Комитет җитәкчесе Марат Низамов хәләл ризыклар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8420