Татарстан мөфтиятендә нәзарәтнең яшьләр бүлеге волонтерлар отрядының чираттагы җыелышы булды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина, яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин катнашты.
Җыелышта сүз балалар, инвалидлар, ятимнәр өчен чаралар үткәрү турында барды. Шулай ук яшьләр Казан бакчаларында өмәләр үткәрергә килештеләр.
Шунысы сөендерә, волонтерлар отрядына язылырга теләүчеләр арта. Җыелышта да яңа әгъзалар кабул ителде.