6 майда ТР МДНнең хәйрия һәм яшьләр бүлекләре, “Ярдәм” фонды Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары өчен хәйрия ашы үткәрде. Хәйрия ашында 60 тан артык өлкән яшьтәге ветеран катнашты. Шулай ук чарага нәзарәтнең гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина килгән иде. Өлкәннәрне Җиңү көне белән котлап, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. “Без май көннәрендә тирән ихтирам белән ветераннарга, сугышта, хезмәттә күрсәткән батырлыклары белән Җиңү көнен якынайткан һәркемгә мөрәҗәгать итәбез. Өлкән буын батырларча Ватанны саклаган, бөтен авырлыкларны, сугыш чоры кыенлыкларын күтәргән, җимерелгән шәһәрләрне, авылларны торгызган буын. Алар бүген дә төшенкелеккә бирелмиләр, яшь буынга ярдәм күрсәтергә зирәклекләре дә, көчләре дә җитәрлек”, - диде ул.
Шулай ук чарада ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, оештыручыларга хөрмәт күрсәтеп ашка җыюларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Кунаклар өчен татар эстрадасы йолдызлары сугыш чоры җырларын башкардылар.