2012 елның 23 ноябрендә 8.30да Кайбыч районы училищесы бинасында “Әхлакый чисталык. Аналарның ниятләрендә һәм гамәлләрендә чисталык. Ананың гаиләдәге роле” исемендәге конференция үтә. Үткәреләсе чара, якынлашып килә торган Әниләр бәйрәме уңаеннан, район администрациясе тарафыннан оештырыла. Әлеге конференциядә православие һәм мөселман дин әһелләре дә катнашачак.
Район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гиниятуллин махсус доклад белән чыгыш ясар дип көтелә.