Түбән Камада мәчет төзелеше буенча оештырылган “Бер ай эчендә миллион” акциясе тәмамланды.
Үткәрелгән акция ярдәмендә барлыгы 950 мең сум акча җыелды.
Акцияне оештыручылар “акча җыю төп максат түгел иде, кешеләргә игелекле гамәл кылырга мөмкинлек тудыру һәм Гагарин урамындагы мәчет төзелешен активлаштырып җибәрү иде теләгебез”, диләр. Әлеге максатларга тулысынча ирешелгән.
Хәзерге вакытта манараны күтәрү буенча актив эш алып барыла: кирпеч корылмалары һәр көн диярлек үсә, айны әзерләү буенча төрле оешмалар белән сөйләшүләр бара, рәссамнар мәчет интерьерын әзерләүгә тотындылар.
Сүз дә юк, мәчет төзелешенә акция дәвамында җыелган акчалар гына җитеп бетми, шуңа да Аллаһы йортын сафка бастыруга башкалар да кушыла ала.