2012 елның 1 ноябрендә “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” исемендәге конференция узачак, әлеге чара танылган педагог һәм мәгърифәтчеләр Галимҗан Барудиның 155 еллыгына һәм Салихҗан Барудиның 150 еллыгына багышлана. Конференцияне ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге оештыра. Конференциягә галимнәр, югары уку йортлары студентлары, аспирантлар чакырылган. Чара программасы тәрбия һәм мәгариф өлкәсенә караган теоретик-методологик проблемаларны, педагогика һәм татар педагогик фикер үсеше тарихын, шулай ук дини мәгариф мәсьәләләрен үз эченә алган.
Конференциядә түбәндәгеләр каралачак:
- “Дин вә әдәп” журналында мәгариф мәсьәләләре
- Дини белем бирү мәсьәләләре
- Татар мәгарифе үсешендә “Мөхәммәдия” һәм “Касыймия” мәдрәсәләренең роле
- Бертуган Барудиларның уку-укыту әсбаплары
- XX гасыр башында узган мөселман корылтайлары материалларында милли мәгариф проблемалары
- Татар мәктәпләре өчен педагогик кадрларны әзерләү һәм квалификацияләрен үстерү: тарих һәм заман