Иртәгә, ягъни 12 октябрьдә сәгать 12.00дә, Хәтер көне уңаеннан, Сөембикә манарасы янында Казанны яклап шаһит киткән ватандашларыбыз өчен дога кылачаклар.
Әлеге чараны Кабан арты мәчет оештыра.
13.00 сәгатьтә мәчеттә җомга вәгазе укылачак, 14.00дә исә мәчет янындагы ашханәдә мәҗлес оештырылачак.