2 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында “Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган темага “түгәрәк өстәл” уздырыла. “Түгәрәк өстәл”дә мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Коръән тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрит Сәлмән, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Наил хәзрәт Гарипов һәм башка галимнәр, дин әһелләре катнашуы көтелә.
“Түгәрәк өстәл”дә сүз тәфсир авторларының мирасын өйрәнү, тәфсирләрнең татарлар иҗтимагый тормышына йогынтысы, тәрҗемәләрнең рухи кыйммәте хакында барачак. Шулай ук бүгенге заман тәфсирләрен анализлау һәм изге китапны тәрҗемә итү эшен дәвам итү юллары барланачак.
Чара Диния нәзарәтендә (Лобачевский ур.,6) үткәрелә, сәгать 11.00 дә башлана.