2012 елның 29 сентябрендә Түбән Кама шәһәренең “Дуслык” стадионында “Мәрхәмәтлелек кубогы”на футбол турниры үтте. Әлеге турнир хәйрияви максатларда беренче тапкыр оештырыла.
Авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган әлеге чараны Шәһәр Футбол Лигасы уздырды. Турнирда катнашыр өчен командалар 2000 сум күләмендә акча җыйдылар һәм жирәбә үткәреп пәнҗешәмбе көнне “Дуслык” стадионында уйнадылар. Командалар арасында “Мәчет” мөселман командасы да бар иде.
“Полимер” командасы турнирда җиңүче дип табылды һәм “Мәрхәмәтлелек кубогы”на ия булды. “Кубок” 31500 сум күләмендә акча җыйды. Барлык җыелган акчалар да Герман Казанцевны тернәкләндерүгә тотылачак, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.