2012 елның 29 сентябрендә Казан шәһәренең Вахит районындагы 51нче номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында футбол ярышлары үтте. Ярышларда “Ал”, “Гадел”, “Борнай”, “Рамазан”, “Салихҗан”, “Казан нуры”, “Солтан”, “Мәрҗани”, “Фәрхәт”, “Хузейфа”, “Өметлеләр” мәчетләре командалары, шулай ук КИК, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты.
1 урынны Казан ислам көллияте командасы, 2 урынны – “Мәрҗани” мәчете, 3 урынны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә алды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең III курс шәкерте Рәмис Сираҗев турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Җиңүчеләрне диплом, кубок һәм медальләр белән бүләкләделәр.