2012 елның 30 сентябрендә Чирмешән авылында яңа уку елы башлану уңаеннан мәчет каршындагы дини дәресләр башланып китте. Оештыру эшләренә багышланган беренче дәрестә алтмыштан артык кеше катнашты, араларында узган елларда дәресләргә йөрүчеләр дә, шулай ук яңа гына килгәннәре дә бар иде.
Мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов җыелган кешеләргә тормышыбыз дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотарга әзерләнергә кирәклеген ассызыклап үтте. Дини мәктәптә уку-укыту процессына кагылышлы сораулар да күтәрелде, укучыларны Вәлиулла хәзрәт Якупов тарафыннан әзерләнгән программалар белән таныштырдылар.
Чара табын артында дәвам итте.