27 сентябрьдә “Хәләл” стандартлары комитеты белгечләре “Вамин” ААҖнең бер предприятиясендә – Балтач май-сөт комбинатында булып кайттылар. Очрашу барышында комбинат чыгара торган продукцияне “Хәләл” стандартларына туры килү-килмәвен тикшерделәр.
Балтачтагы “Май-сөт комбинаты” берничә төрдәге сыр һәм сыек май җитештерә. Җитештерелә торган продукция якын-тирә районнарга, шулай ук Татарстанда атналык ярминкәләрдә эшли торган махсуслаштырылган кибетләргә озатыла.
Комбинат җитәкчелеге, Хәләл продукцияләрен ышанычлы җитештерүче буларак, таныклык алу өчен гариза язган. Белгечләр продукцияне җитештерү белән таныштылар, сыр һәм май җитештерүнең этапларын күзәттеләр һәм дегустация үткәрделәр.
Шулай ук продукция җитештерүгә кулланылган ингридиентларга кагылышлы документлар анализланды. Әлеге документлар “Хәләл” стандартлары комитеты белгечләре һәм “Тест-Татарстан” Республика методик Үзәге тарафыннан тикшереләчәк.